Китап битләре сугыш турында сөйләр (12+)

23 май көнне Чаллы политехника көллияте студентлары өчен 11 нче санлы китапханәдә «Китап битләре сугыш турында сөйләр» тарихи-әдәби сәгате уздырылды.
Балалар сугыш башлану турындагы тарихи мәгълүматны белде; тын да алмый диктор Юрий Левитан тавышын, М.Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен һәм хәрби җырлар тыңлады. Кунаклар игътибарына Бөек Ватан сугышындагы бәрелешләр турында видеоязмалардан өзекләр тәкъдим ителде. Презентация ярдәмендә яшьләр сугыш чоры герой балаларының – Зина Портнова, Леня Голиков, Валя Котик, Марат Казей һ.б.ларның батырлыгын искә төшерде. «Сугышка әдәби һәйкәл» дигән күзәтү электрон презентация белән үрелеп барды. Күзәтү өчен сугыш прозасы классикасына әйләнгән һәм соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләр сайлап алынды. Балалар Юрий Бондарев, Вячеслав Кондратьев, Виктор Некрасов һәм башка авторларның китаплары белән танышты. Яңа әсәрләр арасында Д. Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме», Э. Веркинның «Облачный полк» китаплары бар иде.
Метроном тавышы астында бер минутлык тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.  

Поделиться: